«Нөркә» кампусы
Гуманитар гимназия-интернат – үз тормышы, инфраструктурасы, биналары булган яшәү тирәлеге ул. 6 гектарга якын мәйданда уку һәм яшәү биналары, спорт мәйданчыклары, ял зоналары, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы урнашкан. Гимназиягә терәлеп диярлек Нөркә урманы үсә, яныбызда гына чаңгы базасы һәм боз спорт сарае бар. Бу – белем алу, эзләнү һәм иҗат итү тирәлеге.
Саннар
Гимназия-интернат, «Бүләк» интернаты белән бергә, 58 753 квадрат метр мәйданны били. Бүгенгесе көндә гимназия-интернатта 158 укучы белем ала.
Уку корпусы
Уку корпусында 17 уку бүлмәсе, актлар залы, спорт залы, медицина һәм процедуралар бүлмәсе, китапханә, ашханә һәм башка махсус бүлмәләр бар.
Яшәү корпусы
«Нөркә» кампусы – 100 балага исәпләнгән 2 катлы интернат бинасы. 2016 елда уку корпусына кушып төзелде. Яшәү корпусында 2 һәм 3 урынлы бүлмәләр, ял зоналары, медицина кабинеты, юыну бүлмәләре, кер юу бүлмәсе бар.
Made on
Tilda