Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артка калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка артка калып яши. Шуны истә тотып, гимназия укучылары өчен Гимназист кодексы - кануннамәсе төзелде. Һәрбер укучы аны яттан белергә һәм аны гомерлек әхлак-тәрбия кагыйдәләре итеп күңелендә сакларга тиеш.
1. Гимназист үз исеме белән горурлана һәм тап төшерми
Гимназиядә уку балалар өчен горурлык та, шул ук вакытта зур җаваплылык та булырга тиеш. Алар үз-үзләрен тотышлары, аралашу культурасы белән башкалар арасында аерылып торырга һәм җәмгыяттә югары тәрбия эталоны үрнәге дәрәҗәсенә омтылырга бурычлы. Зарарлы гадәтләргә ияреп, түбәнлеккә төшү алар өчен оят күренеш.
2. Гимназист үзен сүздә түгел, эштә күрсәтә
Гимназистның һәр башкарган эше үзенә һәм аны чолгап алган тирәлеккә файдалы, киң җәмәгатьчелек үсешенә өлеш кертерлек, киләчәккә юнәлдерелгән була. Нинди генә эшкә алынса да зур төгәллек һәм максатчанлык белән башкарып чыгарга өйрәнергә тиеш.
3. Гимназист һәркөнне яңа белемнәр алырга омтыла
Гимназист үзлегеннән белемен арттыру, дөньяви фикерләү һәм күзаллауларын киңәйтү өстендә даими шөгыльләнә. Вакытын дөрес итеп бүлә, һәрьяклап камиллеккә омтыла.
4. Гимназистлар кардәшлеге өлкәннәргә һәм бер-берсенә карата хөрмәткә нигезләнә
Укучыларда кечкенәдән үк өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт хисләре яралырга һәм шуның нигезендә бер-берсенә карата да дустанә мөнәсәбәтләр формалашырга тиеш. Беренче карашка гади генә булып тоелган исәнләшү, гафу үтенү, рәхмәт әйтү кебек сыйфатлар да кешеләр арасында яхшы мөгаләмә урнашуга сәбәпче булып тора.


5. Чын гимназист хаталарын таный белә һәм төзәтергә омтыла
Гимназистлар уйланылмаган, җәмгыять нормаларына туры килми торган эшләр кылырга тиеш түгел. Ялгышлык килеп чыккан очракта, сәбәпләрен ачыклап, тиз арада төзәтелеп, башка кабатланмаслык чараларын күрү өстендә эшли.
6. Элементар әхлак нормаларын саклау – гимназистның гадәти сыйфаты
Ата-анага мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам, кечкенәләргә, олы яшьтәге кешеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәт кебек традицион кыйммәтләргә ия булу гимназистларның көндәлек халәте булып формалашырга тиеш. Яхшыны –яманнан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Һәм шушы сыйфатларына бәйле рәвештә, кешенең аралашу даирәсе формалаша.


7. Гимназист милләтенең тарихын белә һәм аңа хезмәт итәргә әзерләнә
Үз-үзен хөрмәт иткән гимназист ата-бабалары тарихын, халкының милли традицияләрен яхшы белә һәм онытмый. Туган телен ватмый, җимерми, ә аны башка милләтләргә таныту өлкәсендә үзеннән өлеш кертә. Киләчәк буынга мирас итеп калдырылачак рухи кыйммәтләр турында бүгеннән үк уйлана.
8. Гимназистлар бер-берсенә гомерлек терәк һәм ышанычлы дус була
Уку дәверендә, мәктәпне тәмамлап чыканнан соң да гимназистлар бер-берсенең язмышына битараф кала алмый. Гимназиянең «Чыгарылыш укучылары ассоциациясе» әгъзасы булу, сыйныфташларына, милләт үсешенә булдыра алган кадәр ярдәм итә алу – гимназист өчен горурлык.
9. Гимназист башкалар хезмәтен хөрмәт итә
Тормышта җәмгыять өчен файдалы булган һәртөрле хезмәт хөрмәткә лаек. Кулланыла торган җиһазлар да, чиста итеп җыештырылган уку бүлмәләре дә – кемнеңдер кул көче. Кеше хезмәтен күрә белү, аны кадерләү һәм саклау – гимназист өчен мөһим сыйфатларның берсе.


10. Гимназист бүген һәм иртәгә гимназия данын яклый һәм уңышларын арттыра
Алган белемнәрен кулланып, гимназист уңышлы тормыш юлына чыга, шуның белән беррәттән, гимназиянең, район данын күтәрә. Киләчәктә туган ягы, милләте үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә ала. Гимназист үзенең гимназиясе, ә гимназия исә үзенең хөрмәткә лаеклы укучылары белән горурлана.
Made on
Tilda