Билгесез Дәрдемәнд
Татарның иң моңлы һәм серле шагыйре Закир Рәмиев - Дәрдемәндкә - багышланган сәхифәгә рәхим итегез. Монда шагыйрь турында берничә сүз укырга һәм аның иң тулы шигырьләр тупланмасы белән хозурланырга була.
Моңлының тормышы
Дәрдемәнд (Рәмиев Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы) - татар шагыйре, меценат, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче, алтын приискалары хуҗасы.

1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, шунда төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә.

1890-1900 елларда Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр приискларның техник җиһазландыруын кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган.

Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, дистәләрчә мәктәп-мәдрәсә тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр.

Орскта Закир Рәмиев сәүдәгәре Закир Борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.
1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Ырынбурда матбугат чыгару эшен башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар («Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәрими, «Шура»ныкы Риза Фәхретдин була). Бу басмалар 1918 елга кадәр чыгып килә. Аларда төрле юнәлештәге әсәрләр, шул исәптән, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич һәм, әлбәттә, Дәрдмәнд әсәсрләре басылып килә. "Вакыт" газетасының аерым саннарына берничә тапкыр арест, ә редакторына штраф салына. Газетаны саклап калу өчен Дәрдмәндкә байтак тырышырга туры килә.

1912 елда шагыйрьнең абыйсы Шакир Рәмиев фаҗигале төстә һәлак булгач, газета-журнал чыгару мәшәкатьләре тулысы белән Дәрдмәнд җилкәсенә төшә.

Дәрдмәнд I Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. Ул үз исәбенә чит илләрдә студентлар укыткан, татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен дәреслекләр алып биргән.

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң ул чит илгә чыгып китми, туган туфрагында торып кала. Алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзи. Гражданнар сугышы беткәч, газета-журнал чыгару эшен яңартып җибәрү өмете белән яши.

1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.
Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!..

Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
"Кораб" шигыреннән
Аның иҗатының тональлеген һәм тематикасын әдәбият галимнәре «моңлы уйлар», «бабалар кабере янында күңел зары», «килеп кичмешләр әхвален бәян итү» дип билгелиләр.

Дәрдемәнд лирикасында Шәрекъ традицияләре өстенлек итсә дә, тулаем алганда, Шәрекъ һәм Гареб традицияләренең тирән синтезы күзәтелә. Бу күренеш XX йөз башы татар поэзиясенә гомумән хас (мәсьәлән, Г.Тукай, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй иҗатларына).

Дәрдемәнд поэзиясендә бу синтез поэтик фикерләү нечкәлекләрендә үзен нык сиздерә, мәсьәлән, табигать күренешләрен төсләргә төреп тасвирлауда импрессионизм йогынтысы бар («Сеңеп җиргә...»).

Бу синтез шулай ук татар шигыренең строфикасы яңаруында да («Кораб», «Кыш көннәре», «Ятам кай чакларны моңлап ...», «Бу – ул ...»), фәлсәфи-стилистик эзләнүләрдә дә сизелә.

Дөньяны галәм масштабы киңлегендә күзәтү Дәрдемәнд иҗатында, бер яктан, Рудаки һәм Гомәр Хәйямнәрнең фәлсәфи лирикасына, икенче яктан, Гёте поэзиясенә килеп тоташа («Без», «Яз» һәм башкалар). Халык иҗатына мөрәҗәгать итеп, шагыйрь строфика һәм стиль өлкәсендә яңа ачышлар ясый («Видагъ», «Бүзләрем маналмадым»).

Дәрдемәнднең пейзаж лирикасы пантеистик оптимизм белән сугарылган («Яз», «Бу – ул ...»).

Социаль гаделлек темасы Дәрдемәнд иҗатының үзәгендә тора. Ул аны төрле аспектларда куя, халык һәм хөкемдар проблемасын традицион яссылыкта хәл итә.

Гаделлекнең нигезен хөкемдарның гадел булуында күрә. Идеал итеп Дәрдемәнд Библия һәм Коръән персонажы, борынгы яһүди-христиан һәм мөселман дөньясында зур абруй казанган Сөләйманны (христиан һәм яһүдиләрдә – Соломон) ала. Хөкемдарның чын бөеклеге, Дәрдемәнднең күзаллавынча, аның гади кешене кайгыртуында чагыла.

Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә шагыйрь табигать гармониясе аша төшенергә тырыша. Аның пейзаж лирикасы үзенең киң колачлылыгы һәм реалистик төгәллеге, автор һәм лирик геройның рухи һәм хисси якынлыгы, ритм, интонация, строфика һәм структура ягыннан төрлелеге белән XX йөз башы татар поэзиясенең кабатланмас күренеше булып тора.

Күренешләрне Дәрдемәнд гомумиләштерә, романтик сурәтләү чараларыннан файдалана. Ләкин аның поэзиясендә реалистик төгәллек үрнәкләре, детальләштерү алымнары, табигать күренешләрен биргәндә эзлекле динамика да бар.

Дәрдемәнд шигырьләре
Бу сәхифәне әзерләгәндә кулланылган чыганаклар:
Хәмидуллин Лирон. Дәрдемәнд=Дэрдменд: альбом. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. - 191 бит.
Хисамов Н.Ш. Дәрдемәнд // Tatarica.org

П
роектны Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары булдырды.
Made on
Tilda