Дәрдемәнд шигырьләре

Үткән көннәр

И кая ул көнки бездә –
Шәп торулар бар иде;
Әмма дошманнарда гамьләр,
Эч пошулар бар иде.

Бер заман чыгар идек без
Кырга дус-ишләр илә;
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.

һәй, гомерләр... үтте китте...
Кая китте ул заман!
Кая ул шәп һае-һулар!
Гефтегүләр бар иде...

Бер вакыт бунча рәхимсез
Дәгел иде кызлары;
Анда туташларда ымнар,
Күз кысулар бар иде.

Ничә еллар үтте, әмма
Күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле
Кандай сылулар бар иде.

Шигърене күргәч Закирең,
Диде өлкәннәр дә — һай!
«Яшь чагында бездә һәм
Андый йөрүләр бар иде».

1903

1 Гамь — кайгы, бу урында көнләшү мәгънәсендә килә,
2 һае-һулар — шау-гөр килеп шатланулар.
3 Гефтегүләр — әңгәмәләшүләр,
4 Закирең— Закирнең, язучының үзенә кайтарып әйтүе
Made on
Tilda