Дәрдемәнд шигырьләре

Сеңеп җиргә, менеп җилгә, булып бу

***
Сеңеп җиргә, менеп җилгә, булып бу,
Агып кичмәктәдер гөрләп агым су.
Агач, ташлар тынып, таулар да тыңлар,
Менеп таштан, очып ташка, төшеп су,
Ага гөрләп, ага зарлап агым су,
Китә йомгакланып-йомгакланып бу.
Качан, балкып, җиһанга тулды якты,
Килеп, нур агълаган тауларны бакты, -

Дәрийгъ, нур күз яшен бәллүр санды,
Кереп әлванга, ал канга буянды.
Ишет төннәрдәге былбыл фиганен,
Аның да бакчы, залим, якты җанын.
Очып, күлләр кичеп, таулар ашып,
Килеп төшкән микән, башкай адашып?
Ят илнең яд итеп якты кояшын,
Камышлы суларын, кырчынлы ташын,
Тавышлар чыңравын ул саф һавада,
Сагышлар яңратып иркен далада,
Ерак диңгездә ул кышлар кичергән,
Чит илләрдән гариб моңлар китергән.


Дәрийгъ (дәригъ) – үкенеч, кызганыч.
Бәллүр (биллүр) – хрусталь.
Әлванга – төсләргә.
Фиганен (фөган, фәган) – ярдәм сорап ялваруын.
Гариб моңлар – чит-ят моңнар.
Made on
Tilda