Ата-аналар белән эш
Әлбәттә, балаларның ирешкән уңышларына, тәрбиялелегенә гимназия коллективы белән ата-аналарның бердәм эшләве саллы йогынты ясый.
Гимназия тормышында ата-аналарның роле зур. Укыту-тәрбия процессында бер генә чара да алардан башка үтми, проблемалар уртага салып хәл ителә.
Ел фасылына бәйле рәвештә, һәр чирек саен үткәрелгән спорт ярышлары, күмәк экскурсияләр, әниләр көне, әтиләр бәйрәме һ.б. чараларга ата-аналар теләп катнаша. Болардан тыш, төрле һөнәргә ия булган әтиләр һәм әниләр укучыларга мастер-класслар үткәреп, үзләре хезмәт куйган профессия үзенчәлекләре турында әңгәмәләр оештырып, балаларга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтәләр.
Гимназия Сабантуе
Май уртасында, Гаилә көне уңаеннан, гимназия-интернатның барлык укучылары, ата-аналар һәм укытучы-тәрбиячеләр Актанышның Сабантуй мәйданына чыгып, гимназиянең Сабантуен бәйрәм итә. Бу милли традицияне хөрмәт итү генә түгел, ә елга матур йомгак ясап, гаиләләр белән уку йортының мөнәсәбәтләрен, дуслыгын ныгыту чарасы да.
Ата-аналар комитеты
Made on
Tilda