Хакимнәр турында хикәятләр
Уильям Шекспир әсәрләре нигезендә театраль эскиз
«Хакимнәр турында хикәятләр» дип исемләнгән проектның нигезендә Шекспирның 4 пьесасы ята. Аларның икесе «тарихи циклга» карый: «Ричард II» һәм «Ричард III». Шулай ук бөтен дөнья яттан белә торган өзекләргә бай «Макбет» һәм «Юлий Цезарь» да кулланыла. Шулай итеп, эскиз 4 өлештән тора. Әлеге пьесаларның өчесе татар телендә беренче тапкыр куела. «Ричард III» исә беренче тапкыр Камал театры тарафыннан сәхнәләштерелгән иде.

«Бәхет — тәхет»: Ричард III
Хакимнәр турында беренче «хикәят»тә «Ричард III» пьесасының 1 сәхнә, 1 күренешеннән Ричардның монологы һәм «Генрих VI, 3 кисәк» пьесасының 2 сәхнә, 2 күренешдә Ричард монологы берләштерелде. Нәкъ шундый алымны 1955 елдагы экранизациядә кулланганнар.
Англия патшасы Ричард III (1483-1485) турында пьесаны Шекспир якынча 1591 елда язган. Пьесада Эдвард IV идарәсенең соңгы еллары, Ричардның тәхеткә менүе һәм 2 ел идарә итеп, сугышта һәлак булуы тасвирлана. Бу тарихи драманың төп персонажы — Ричард III. Башта корольнең энесе һәм Глостер герцогы титулын йөртүче кыю хәрби җитәкче булган кеше үзе патшага әверелә. Шекспир Ричардны намус һәм вөҗданнан мәхрүм, хакимлек хакына җан кыюдан курыкмаган явыз зат итеп сурәтли. Шул ук вакытта бу рольдә психологик яктан катлаулы итеп төзелгән талантлы кеше характеры да урын таба. Шекспирның Ричардны кабәхәт һәм явыз итеп сурәтләве сәясәткә бәйле: Шекспир Тюдорлар чорында яшәгән һәм иҗат иткән, бу династиянең беренче патшасы Һенрих VII исә сугыш кырында Ричард III үтереп, аның урынына тәхеткә менгән.

Ричард Ак һәм Ал розалар сугышында актив катнашучыларның берсе, абыйсы Эдвард патша булсын өчен күп көч түккән шәхес. Эдвард аңа бик ышана, васыятьнамәсендә аны улларының яклаучысы һәм лорд-протектор итеп билгели. 1483 елда Эдвард IV вафат була, аның 12 яшьлек улы Эдвард V патша дип игълан ителә. Ричард сабый патша каршында тез чүгә, аның исеменнән тәңкәләр дә суктыра башлый; шул ук вакытта мәрхүм патшаның хатыны ягыннан туганнарын кулга алырга әмер бирә.

Берничә ай эчендә вакыйгалар үзгәрә, Эдуард IVнең хатыны белән никахы канунсыз булган дигән сүзләр тарала, димәк, балалары да канунсыз булып чыга. Нәтиҗәдә, аксөякләрнең таләбе белән сабый патша һәм аның 10 яшьлек энесе Тауэрга җибәрелә, тәхеткә Ричард чакырыла.

Ричард талантлы идарәче булган. Ул сәүдә эшләрен яхшырта (протекционизм сәясәтен кертә), гаскәрне яңача кора, мәхкәмә (суд) эшен тәртипкә сала. Музыка һәм архитектура сәнгатенә зур ярдәм күрсәтә. Халыктан өстәмә акча җыюны («ирекле салым») бетерә.

Тауэрга ябылган принцларның язмышы билгесез. Халыкта аларны Ричард үтерткән дигән сүзләр йөри. Тюдорлар чорында сабыйларны «үтерүче» дә табыла. Әмма чынлыкта аларның язмышы ничек өзелгәне билгесез. Хәлбуки, Шекспир әсәрендә Ричард патша сабый туганнарын үтертүче буларак күрсәтелә.

Патшаның тыныч көннәре булмаган: 1483 елда ук төрле фетнәләр башлана. 1485 елда исә Һенрих Ричмонд дигән егет, Ланкастерлар нәселенең чыбык очы баласы, Франция ярдәмендә җыелган зур гаскәр белән патшага каршы көрәш башлый. 22 августта Босворт шәһәре янында Англия патшасы гаскәре белән фетнәче Һенрихның чирүе очраша. Сугышта әүвәл Ричард җиңеп килсә дә, бер дворянының (Ричмондның үги атасы Стэнлиның) хыянәте аркасында, хәле бик авырая. Ричардның яраннары аңа качар өчен атларын тәкъдим итәләр, әмма ул баш тарта. Бөтен рыцарьләре һәлак булгач, Ричард берүзе дошманнары белән сугыша. Аны 11 тапкыр кылыч һәм алебарда белән яралап үтерәләр.

Һәлак булган патшаның гәүдәсен мәйданга чыгарып халыкка күрсәтәләр, шуннан соң бер монастырьдә җирлиләр. Еллар үткәч, бу монастырь җимерелә, патшаның кабере кайда икәне дә онытыла. XX гасырда элеккеге монастырь урынында берничә бина һәм парковка урнаша. 2012 елда парковка урынында казу эшләре оештырыла, монастырьнең нигезләре һәм ашык-пошык казылган кабер урыны һәм сөякләр табыла.

Берничә ел үткәрелгән тикшеренүләр сөякләрнең Ричард IIIнеке икәнен раслады. 2015 елның мартында патша Ричард Лестер шәһәре соборында тантаналы рәвештә җирләнде.

Шекспир Ричарды — бөкре, бер аягы кыска, ямьсез кеше. Әмма археологлар патшаның буе 173 см булганын, аның скалиоздан газап чиккәнен, буй-төсенең матур булганын ачыклады.

«Хыянәт тарихы»: Юлий Цезарь
Тамашачыга «Юлий Цезарь» пьесасының 3 пәрдәсе, 2 күренешеннән өзек тәкъдим ителә.
Борынгы Рим дәүләтенең сәяси һәм хәрби эшлеклесе, диктатор, язучы Гай Юлий Цезарьгә багышланган пьеса 1599 елда язылган. Цезарьнең үзенә пьесада урын аз бирелгән. Төп вакыйга — аңа каршы оештырылган фетнә, аны үтерү һәм шуннан соң булган болганышлар. Шекспир бу әсәренә бик күп тарихи персонажларны һәм вакыйгаларны керткән. Пьесаның төп фигурасы — Брут.

Цезарь безнең эрага кадәр 44 елның 15 мартында Сенатта үтерелә. Б.э.к. 49-45 елларда Римда ватандашлар сугышы бара. Юлий Цезарь, үзенең сәяси дошманнарын бер-бер артлы җиңеп, дәүләттә үзенең хакимлеген урнаштыра. Аңа гомерлек диктатор титулы бирелә, ул гомерлеккә халык трибуны (закон тәкъдим итүче һәм вето салучы) итеп сайлана, бөек каһин итеп куела. Аны «Милләтнең атасы», «Азат итүче» дип йөртә башлыйлар. Ул туган ай аның хөрмәтенә июль дип атала башлый, сугышта җиңгән көннәре ел саен бәйрәм ителә. Биш елга бер тапкыр бөтен халык аның сәламәтлеге һәм исәнлеге хакында дога кылырга мәҗбүр ителә. Бу — Рим тарихында беренче тапкыр шундый хакимияткә һәм шөһрәткә ия булган кеше.

Мондый үзгәрешләргә риза булмаган һәм республика тәртипләренең кайтарылуын теләгән сенаторлар, Гай Кассий Лонгин һәм Марк Юний Брут җитәкчелегендә фетнә оештыра. 15 мартта (март идасында) үткәрелгән сенат утырышында алар хәнҗәрләр белән Цезарьгә һөҗүм итәләр һәм аңа 23 тапкыр кадыйлар. Ул шунда ук җан бирә. Фетнәчеләр халыкка гамәлләренең сәбәпләрен аңлаталар, халыкны диктатордан коткадык дип саныйлар. Ләкин Цезарьнең җеназасы көнендә Рим халкы мәрхүм хакимне яклап чыга, аларга Марк Антонийның чыгышы илһам бирә.

Шуннан соң кузгалган яңа ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә ахыр чиктә Рим империягә әверелә, фетнәчеләрнең максаты чынга ашмый. Республика тәртипләре декорация булып кына кала.

«Хыянәт тарихы»на кергән күренештә Брут халык каршына чыгып, фетнәнең максатларын аңлата. Халык, Цезарьнең явыз булуына ышанып, аны диктатор дип атый һәм Брутны мактый. Шуннан соң сәхнәдә Цезарьнең гәүдәсен күтәреп Капитолийдан чыгучы Антоний күренә. Сюжет буенча, ул алдан фетнәчеләр белән күрешә һәм Цезарьнең җеназасында катнашып, сүз тотарга рөхсәт сорый. Брут аңа сүз бирә. Антоний, фетнәчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт белдереп, күңелгә уелырлык чыгыш ясый. Нәтиҗәдә, халыкның фикере капма-каршы якка үзгәрә. Диктатор хәзер изге кеше, фетнәчеләр — явыз җинаятьчеләр.

Шекспирның Бруты — бик драматик персонаж. Аның күңелендә намус, Ватанга тугрылык һәм дуслык хисләре көрәшә. Цезарьне ул бик нык хөрмәт итә һәм дусты буларак бик ярата. Әмма ул шул ук вакытта Рим республикасына да тугры. Аның конфликты, шулай итеп, шәхси мөнәсәбәт һәм дәүләт мәнфәгатьләре арасында бара.

Марк Антоний исә Цезарьгә һәм аның идарәсенә һичшиксез тугры кеше, ул аны дусты итеп саный. Әмма Шекспирның Антоние — үзенең йогынтысы, мәнфәгатьләре һәм байлыгы хакында да кайгыртучы кеше.

«Гомер — шәүлә»: Макбет
«Макбет», «Шотланд пьесасы», 1603-1606 еллар тирәсендә язылган. Ул Шекспирның иң кыска пьесаларының берсе. Тамашачыга 5 пәрдә, 1 күренеш тәкъдим ителә.
Макбет — Шотландия короле Дунканга хезмәт итүче гаскәри. Дусты Банко белән сугыштан кайтканда аңа өч сихерче очрый. Беренчесе аны Гламис таны дип мактый (бу аның тумыштан килгән титулы), икенчесе Кавдор таны дип атый, ә өченчесе син патша булачаксың дип хәбәр итә. Макбет шаккатып утырганда, сихерчеләр Банкога да күрәзә итәләр: ул патша булмас, әмма патшаларның бабасы булыр.

Макбет бу очрашу турында хатынына хәбәр итә. Кайтышлый ул үзенең Кавдо таны итеп билгеләнүен дә белә. Шулай итеп, сихерчеләрнең фаразына ышаныч уяна. Макбетның хатыны, Леди Макбет, ирен патша итү планын да кора. Шулай итеп, король Дунканны үз сараенда кунак иткәндә, Макбет һәм хатыны патшаны үтерәләр. Гаепне патшаның сакчыларына сылтыйлар. Патша балалары, үзләрен көткән язмыштан куркып, Англиягә һәм Ирландиягә качалар. Макдуф исемле тан, хәлбуки, Макбетлардан шикләнеп кала.

Макбет тәхеткә утыра. Хәзер ул Банкодан курка, шуңа аны үтерер өчен кеше яллый. Банко һәлак була, әмма тәхет мәҗлесендә Макбет аның өрәген күрә, газаплана башлый. Аны паранойя били: ул таҗын югалтудан курка. Король Макбет үзе сихерчеләр янына бара. «Макдуфтан курык», «Хатын-кыз тудырган бер кем дә Макбетка зыян сала алмас» дип әйтәләр аңа.

Макдуф Англиягә кача, әмма Макбет аның хатынын һәм балаларын үтерә. Шул арада Леди Макбетның да газаплары башлана. Ул үзенең гаебен аңлый, җанының пычраклыгыннан арынырга тели. Төшендә йөри башлый, кулындагы күренмәс кан тапларын бетерергә маташа.

Макдуф, Дунканның уллары белән бергә, зур гаскәр корып, Макбетка каршы сугыш башлый. Ахыргы бәрелештә Макбет Макдуфка әйтә: «Хатын-кыздан туган кеше мине үтерәлми». Макдуфның җавабы коточкыч: «Анам карыныннан ярып алдылар мине». Макбет җиңелә һәм һәлак була.

«Макбет» — хакимлек сөюнең, власть хакына коточкыч адымнарга баруның һәм дусларга хыянәт итүнең архетипик хикәяте дип санала. Леди Макбет исә салкын канлы һәм максатчан хатын-кыз. Ахыр чиктә, нәкъ менә ул ирен патша итә, тәхеткә юл ача. Шул ук вакытта аның тормыш хикәяте җаваптан качып булмаганын, гөнаһларның барыбер кешене буачагын күрсәтә.

«Сөйләшик патшалар тәкъдире хакында»: Ричард II
Эскизның дүртенче өлешендә «Ричард II» исемле пьесаның 3 пәрдә, 2 күренешеннән өзек тәкъдим ителә. Пьеса 1595 елда язылган, андагы вакыйгалар 1399-1400 елларда бара. Ричард IIнең тәхеттән куылуы, таҗның Һенрих Болингброк — Һенрих IV тарафыннан тартып алынуы бәян ителә.
Шекспирның Ричард II — зәгыйфь, булдыксыз, әмма үзенең Ходай тарафыннан билгеләнгән патша булуына ышанучы хаким. Ул комсыз фаворитларына власть һәм байлык бирә. Ләкин тәхеттән төшерелгәч, без аны трагик фигура итеп күрәбез, аны кызганабыз.

Икенче Ричард 1377 елда тәхеткә утыра. Аның әтисе — Эдуард Кара принц, данлыклы гаскәри. Бабасы — король Эдуард III. Кара принц әтисе исән чагында ук вафат була, варис итеп аның сабый улы игълан ителә. Эдуард III үлгәч, 10 яшьлек Ричард патша итеп игълан ителә. Аңа идарә итәргә агасы, әтисенең энесе Джон Гонт булыша.

Ричард зәгыйфь, әмма шул ук вакытта бик масаючан идарәче була. Байлык ярата, күп акчаны исраф итә, фаворитларына артык ышана. Мондый хәлдән канәгать булмаган лордлар парламент ярдәмендә патшаның вәкаләтләрен чикли. Соңрак ул бу лордлардан котыла, хакимлеген кайтара. Әмма аңа каршы икетуганы, Джон Гонтның улы Һенрих Болингброк чыга. Ахыр чиктә ул аны әсирлеккә төшерә. Ричард таҗын Һенрихка тапшырырга мәҗбүр була. Соңрак Ричард төрмәдә вафат була.

РОЛЬЛӘРДӘ

Ричард III
Ричард, герцог Глостер - Айдар Шәйхин

Юлий Цезарь
Марк Юний Брут - Ралиф Гыйздәтуллин
Марк Антоний - Ленар Хөсәенов

Макбет
Табиб - Раил Ибраһимов
Дама - Лиана Мөхәмәтдинова
Леди Макбет - Ләйлә Шакирова

Ричард II
Яраннар - Булат Гарипов, Булат Хәкимов
Ричард II - Рөстәм Фәйзуллин

Текстның тәрҗемәчесе — Айдар Шайхин
Рәссам — Гөльяр Шәемова
Режиссер — Ленар Хөсәенов

Made on
Tilda