Үзидарә
Гимназия укучылары үз тормышларын һәм дәрестән тыш эшләрен мөстәкыйль оештыра алсын өчен, үзидарәгә махсус вәкаләтләр бирелгән.
Үзидарә командасы
Иң актив укучыларыбыз көн саен гимназия мөхитен җанландыру белән мәшгуль
Раил Ибраһимов
Укучылар үзидарәсе президенты
Адилә Хуҗина
Укучылар үзидарәсенең вице-президенты
Айгөл Фәйзуллина
Интернат укучылары президенты
Гүзәл Хәсәнова
Хезмәт министры
Сөмбел Газизова
Мәгариф һәм фән министры
Рәмзилә Гыйльманова
Спорт министры
Альбина Мәннапова
Хокук саклау министры
Алисә Фәрдиева
Мәдәният министры
Таңсылу Хаҗиева
Проектлар эшчәнлеге министры
Ләйсән Сәлахова
Ял министры
Булат Вәҗетдинов
Экология министры
Үзидарә турында укучылар яза
Инде ничәмә ничә тапкыр яңгыраган «мәктәп үзидарәсе» (яки «гимназия үзидарәсе») сүзтезмәсе белән күпләрегез таныштыр, шуңа карамастан, аның төп бурычлары һәм хезмәт уңышлары нидән гыйбарәт икәнен сезгә тәфсилләп сөйләп китәсебез килә.

Күзаллыйк, әгәр дә гимназиябезнең тамыры – ул яраткан мөгаллимнәребез, директор урынбасарлары һәм һичшиксез директор булса, мәктәпнең кәүсәсе - ул без, ягъни мәктәп үзидәрәсе дип белерсез. Ә инде агачның ботаклары нәрсә булыр дип сорау бирсәгез, ул – сез, мәктәп укучылары, алга китсәк, шыткан бөреләр сезнең уңыш җимешләре булыр. Шулай ук бу мисалны укучыларга үзидарә укытучыларга караганда якын булганлыктан да әйтеп китсәк дөрес булыр.

Эшнең үзенә күчсәк, үзидарә - нинди дә булса бәйрәм кичәләрен оештыруга нигез салучы һәм әлеге бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә, бар көчләрен туплап эшләгән нибары 14 кеше булу мәгълүм (Алар белән сез соңрак танышырсыз). Әлеге 14 кеше һәрбер баланың, укучының, хәтта укытучының мәктәп тормышы тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен армый-талмый хезмәт куя. Әлеге гимназиябез укучылары һәр яктан камил булып, калган сабакташларына да үрнәк булып тора.

Мәктәп үзидарәсе үзе берничә өлешкә бүленә, ул да булса: ватанчылык, спорт, сәнгать, экология, мәгариф һ.б.

Безнең эшчәнлекнең төп бурычы: укучыларда гимназиябезгә карата мәрхәмәтлек, гимназиягә терәк һәм таяныч булырлык шәхесләр булдыру, аларга гимназия кыйммәтләрен сеңдерү, киләчәктә безнең юлга басу. Әгәр дә һәрбер бала моны аңлап, үз мәктәбенә тугры булып аз гына булса да игелекле гамәл кылса, бу бик зур сөенеч.

Шулай ук әлеге эшне алып баручыларга 003 сихри саны хас икәнен бик азларыгыз беләдер. Моның өчен шактый гына туры килүләр бар. Мәсәлән, үзидарәнең беренче утырышы 3 нче октябрь көнне булды, ә хәзерге вакытта инде без атнага 3 тапкыр 3 нче дәрестән соң 3 нче бүлмәдә җыелабыз һ.б.

Алисә Фәрдиева

Made on
Tilda