Каурый каләм
Иҗат бәйгесе | 25 ноябрь — 7 декабрь
БӘЙГЕ ТУРЫНДА
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсе һәм «Ак җилкән» газетасы белән берлектә шигырь язучылар бәйгесен игълан итә
Нигезләмә
Everyday we work hard to make life of our clients better and happier
1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. "Каурый каләм" иҗат конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары –Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, "Ак җилкән" газетасы, "Агыйдел дулкыннары" Язучылар берлеге;
1.2. Конкурс турында Нигезләмә гимназиянең сайтында http://tbsh.org урнаштырыла.
1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
2.2. Төрле темаларга шигырьләр иҗат итүне популярлаштыру, барлау.
2.3. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеген һәм сайтын, "Ак җилкән" газетасын популярлаштыру.
2.4. Конкурсның төп бурычлары;
— Татар теленең җәмгыятьтәге роле хакында сөйләү, күрсәтү;
— укучының иҗат итәргә барлык мөмкинлекләре булуын искәртү;
— укучылар арасында туган тел, әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирам булырга тиешлеген күңелгә сеңдерү, пропагандалау;
— катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау;
— татар әдәбиятының борынгыдан килгән нигезен барлау.

3. Конкурсның номинацияләре

3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
I. "Шаян шигырьләр язучы"
1. 5-7 сыйныфлар арасында;
2. 8-11 сыйныфлар арасында;
II. "Шигырь яздым утырып...":
1. 5-7 сыйныфлар арасында;
2. 8-11 сыйныфлар арасында;
III. "Еракларга китә уйларым.." (фәлсәфи шигырьләр)
3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

4. Конкурста катнашучылар

4.1 Конкурста "Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат" ДАГУда белем алучыт һәркем катнаша ала.
4.2 Конкурста катнашучы "Конкурс номинацияләре" шартларына туры китереп, үзе иҗат иткән шигырьне оештыручыларга юлларга тиеш.
4.4 Конкурста катнашуга дәгъва белдерүче шигырьләр 79063326736@yandex.ru
адресына да җибәрелә алалар.
4.5 Катнашучы конкурсның берьюлы берничә номинациясендә катнаша ала.

5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче хезмәт "Ак җилкән" газетасында (төрле саннарда)бастырылу хокукы ала.
5.2 Конкурста катнашучы хезмәтнең авторы күрсәтелергә тиеш.
5.3 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.
5.4. Конкурска старт 25 нче ноябрьдә бирелә. Ул 7 нче декабрьгә кадәр дәвамитәчәк.
5.5. Оештыручылар җиңүчеләрне сайлап ала. Җиңүчеләрнең исемнәре бүләкләү тантанасында игълан ителә.
5.6 Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар гимназия сайтына, шулай укинстаграм битенә куярга хокуклы. Эшләрнең лаеклыларын, авторларның фотолары белән бергә, "Актаныш таңнары" газетасында бастыру оештыручылар хокукында.
Made on
Tilda