Яңалыклар

Татар телен иң яхшы белүчеләр

Кичә, 19 ноябрьдә, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары бер төркем укучылар белән Казан шәһәрендә, Идел буе спорт һәм туризм академиясе уздырган, 10-11 сыйныфлар өчен татар теле буенча олимпиадада катнаштылар. Нәтиҗәләр сөенечле, 11 сыйныф укучысы Шәрипҗанова Язилә 2 урын, 10 сыйныф укучысы Сәлахова Ләйсән Татар теле һәм халкы тарихын иң яхшы белүче номинациясе җиңүчесе. Укытучылары Чулпан Шәрипова белән Ландыш Әһлетдинова "Опыт и перспективы развития информатизации языкового обучения" семинарында чыгыш ясадылар.

Гимназиянең матбугат хезмәте
Made on
Tilda