Яңалыклар

TED Circles гимназиядә


TED Circles - TED конференцияләрендә яңгыраган идеяләр турында кечкенә төркемнәрдә сөйләшү өчен ачык платформа.

Circles катнашучылары TED чыгышлары белән танышалар һәм сайлап алынган чыгыш турында фикерләшәләр. Дөньяның төрле илләрендә һәм шәһәрләрендә кечкенә төркемнәрдә барган әңгәмәләрне уртак платформа һәм TED бренды берләштерә. Без барыбыз бергә уртак глобаль әңгәмәдә катнашабыз!

Circles очрашулары виртуаль дөньяда да, офлайнда да үткәрелә ала. Һәр айда фикерләшер өчен дүрт чыгыш тәкъдим ителә, аларны уртак тема берләштерә. Моннан тыш иң актуаль мәсьәләләргә кагылышлы өстәмә темалар да була.

TEDxBoardingSchoolofHumanities үткәрә торган Circles очрашуларының беренчесе 17 апрельдә узачак. Аның темасы - Үзгәреп баручы дөнья. Әлеге очрашуда «Милләтчелек һәм глобализм ничек бергә яши ала» дигән TED Talk турында фикер алышачакбыз.
Очрашу махсус платформада (Circl.es) уза. Безнең белән бергә фикер алышырга теләсәгез, безгә языгыз - без сезне төркемгә кертербез.

Ә әлегә бу очрашу өчен кирәкле TED Talk белән таныша торыгыз:
https://www.ted.com/talks/wanis_kabbaj_how_nationalism_and_globalism_can_coexist?referrer=playlist-the_global_power_shift
Вакыйга
Made on
Tilda