Яңалыклар

Бүген Әлфия Авзалова туган көн

15 гыйнвар — татар халкының бөек җырчысы, «моң патшабикәсе», күренекле якташыбыз Әлфия Авзалова туган көн. Бүген аңа 87 яшь тулган булыр иде. Безнең гимназия-интернатта аның истәлегенә багышланган интерактив музей эшли.

1933 елда дөньяга килгән Әлфиянең биш яшендә анасы үлә. Атасы Бөек Ватан сугышыннан кайталмый. Анасының сеңлесе тәрбиясендә үсә.

Солистка буларак, 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә.


Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аның турында болай дип әйткән иде:

«…Әлфия Авзалова — җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Кешенең үзеннән тора: Әлфиянең җорлыгы, тырышлыгы, тормышта югалып калмавы шушы казанышлары барлыкка килүгә нык ярдәм итте. Булганның булганы булып чыкты ул… Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап, халкыбызның моңын башкаларга җиткерү — моннан да зур эшләр кайда булыр? Әлфиянең таланты зур, ничәмә ничә миллион кешеләргә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш. Әлфиянең гомере — җырлап узган гомер. „Моң патшабикәсе“ дию аңа зур бәһа дияр идем…».
Музей
Made on
Tilda