Яңалыклар

Телдән язсак, ни диярбез Тукаебыз каршында, Акланырга сүз булырмы, Гаязыбыз алдында?

16 мартта Гуманитар гимназия-интернатта «XXI гасыр проблемалары яссылыгында Гаяз Исхакый» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә Актаныш районы мәктәпләре укучылары Гаяз Исхакый иҗатының психологик һәм тәрбия аспектларына, хәзерге татар яшь шагыйрьләренең иҗатына багышланган фәнни чыгышлары белән катнашты.

Укучыларның эшләрен Габдулла Тукай бүләге иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов), «Азатлык» хәбәрчесе, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова, Татарстанның атказанган укытучысы Ләйсән Әминова бәяләде.

Секция эшенең нәтиҗәсе буларак, җиңүчеләр билгеләнде.

1 урын — Эльвина Таһирова (Актанышның 1 урта мәктәбе);
2 урын — Адилә Хәбибуллина (Әтәс мәктәбе), Нурислам Ганиев (Киров мәктәбе);
3 урын — Гүзәл Вахитова (Иске Айман мәктәбе); Зәйнәп Фазлыева (Күҗәкә мәктәбе).
image
Конференциянең икенче өлеше — татар теле укытучыларының бүгенге вәзгыятьтә рольләренә багышланган панель дискуссиясе иде. Мондый төр чаралар өчен яңалык булып торган фикер алышуда татар телен укытуда Актаныш укытучыларының проблемалары турында да, уңышлы эш тәҗрибәсе хакында да сөйләштеләр.

image

Чара ахырында кунаклар гимназия-интернат һәм Әлфия Авзалова музее белән таныштылар.
Вакыйга Музей Шәхес
Made on
Tilda