Яңалыклар

Гимназия командасы Гран-При яулады!

Вакыйга
Марк Твенның данлыклы «Принц һәм хәерче» турында күпләр ишеткәндер, күпләр аны укыгандыр. Ә безнең укучыларыбыз аны инглиз телендә сәхнәләштерделәр дә әле. Укытучылары Сания Мөдәрис кызы, Гөлгенә Глүс кызы һәм Ленар Наил улы җитәкчелегендә кызыклы һәм мәгънәле спектакль куйдылар алар.

Бүген Актанышта үткәрелгән инглизчә мәктәп театрлары бәйгесендә исә укучыларыбызның спектакле Гран-Прига лаек дип табылды.
Made on
Tilda