Яңалыклар

Нәфисә Вәлиева — рус теленнән төбәк олимпиадасы җиңүчесе

Олимпиада
Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында да беренче зур уңышыбыз бар.

Бүген Казан шәһәренең Петровский бистәсендә рус теленнән төбәк олимпиадасына нәтиҗә ясалды. Актаныш гимназиясе укучылары быелгы бәйгедә күптән көтелгән җиңүгә иреште. Шулай итеп,

9 сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиева — җиңүче;
9 сыйныф укучысы Сәлимә Галяутдинова — призер.

Укучыларыбыз уку елы башыннан бирле бу олимпиадага бик тырышып әзерләнделәр, күп көч түктеләр. Аларны һәм әзерләгән укытучыларын — Энҗе Фирдәвес кызын — чын күңелдән котлыйбыз! Бөтенроссия олимпиадасында уңышлы чыгыш ясарга язсын!
Made on
Tilda