Яңалыклар

Атна нәтиҗәләре: 9 февраль

Февраль аеның икенче атнасында гимназия-интернатта нинди вакыйгалар булды — атналык дайджест.

Олимпиадалар
Тарихтан бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Зилия Мансурова — призер. Укытучысы — Марат Илсур улы.

Татар мәктәпләре өчен рус теленнән республика олимпиадасында Нәфисә Вәлиева җиңүче, Сәлимә Галәветдинова, Аделя Усманова, Альбина Вәлиева, Алсу Шәйхразиева — призерлар. Укытучылары — Энҗе Фирдәвес кызы, Ирина Альбин кызы, Гөлнар Дилфас кызы.

Татар мәктәпләре өчен рус әдәбиятыннан республика олимпиадасында Регина Кальтиева, Сөмбелә Хөҗҗәтова, Эльвира Ганеева, Алинә Зарипова, Нигина Тишканбаева — призерлар. Укытучылары — Ирина Альбин кызы, Гөлнар Дилфас кызы, Энҗе Фирдәвес кызы.

Очрашулар
Журналист һәм видеоблогер Илгиз Шакуров белән очрашу үтте. Үзенең тормышы һәм эшчәнлеге хакында сөйләүдән тыш, ул әле укучыларга файдалы киңәшләр дә бирде. Очрашу гимназиянең медиачараларын үстерү юллары турында әңгәмә белән дәвам итте.

АКШтан килеп Казанда белем алучы Marissa Kelly Wood гимназия укучылары белән очрашты һәм инглиз телендә бик эчтәлекле әңгәмәләр алып барды, аерым алганда, 9−10 сыйныфларга Fulbright алмашу программалары хакында сөйләде. Кызыклы очрашулар өчен Гүзәл Мосабировага зур рәхмәт!

10 сыйныф укучылары белән очрашуда Гүзәл Гыйбадуллина PR һәм SMM белән бәйле яңа һөнәрләр турында искиткеч файдалы чыгыш ясады.

Чәршәмбе көнне Актанышның мөхтәсибе Руслан хәзрәт 8−10 сыйныфлар өчен әхлак дәресе үткәрде.

Ел укытучысы
Укытучыларыбызның һөнәри бәйгеләре дәвам итә. Бу атнада инглиз теле укытучысы Сания Гыймранова һәм татар теле укытучысы Ландыш Әһлетдинова «Ел укытучысы» конкурсының зона этабында катнаштылар.

Премьера
«Хакимнәр турында хикәятләр» театраль эскизы, ниһаять, гимназия укытучылары һәм укучыларына тәкъдим ителде. Шекспир әсәрләре нигезендә куелган спектакль бик уңай тәэсирләр калдырды.

«Шимбә мәктәбе»

Гимназиянең мәгърифәтчелек эше дәвам итә. Җомга көнне Ләйлә Рафак кызы «Тылсым» мәктәп-балалар бакчасында күңелле дәрес биреп кайтты, ә шимбә көнне Марат Илсур улы, Айдар Рәсим улы, Ләйлә Рафак кызы катнашында делегация Киров урта мәктәбенә барды. 2018 елда оештырылган «Шимбә мәктәбе» кысаларында Кировта тарихи рольле уен, геометриягә һәм татар халкының мифларына багышланган кызыклы дәрес һәм лекцияләр үткәрелде.

Бүген, якшәмбе көнне, укучыларыбыз Гөлгенә Глүс кызы белән берлектә районкүләм чаңгы шууда катнаштылар. Ә кичен исә, гадәттәгечә, кампуста Аулак өй - якшәмбе чәй һәм әңгәмәсе үтәчәк. 
Вакыйга
Made on
Tilda