Яңалыклар

«Гәрәбә» клубы музейда кунакта

Бүген гимназиягә районыбызның «Гәрәбә» клубы үзешчәннәре экскурсиягә килде. Лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары гимназия тормышы белән танышты, Әлфия апа Авзалованың туган көнен искә алып, музейга сәяхәт кылдылар. Музейда урнаштырылган караоке системасына кушылып, Әлфия апа репертуарынннан җырлар җырлап, күңел ачтылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Гимназиянең матбугат хезмәте
Музей
Made on
Tilda