Яңалыклар

Укучыбыз сәнгать олимпиадасында призер

Якшәмбе иртәләре хәерле булсын, гимназия дуслары! Әйдәгез, ял көнендә дә укучыларыбызның уңышлары өчен сөенүне дәвам итик әле.

Бүген Казанда сәнгать (дөнья сәнгать культурасы) фәненнән бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, гимназия тарихында беренче тапкыр, Миләүшә Мәгъсүм кызы җитәкчелегендә әзерләнгән 9 сыйныф укучысы Лиана Мөхәмәтдинова олимпиаданың призеры булды!

Лиананы һәм Миләүшә Мәгъсүм кызын ихлас күңелдән җиңүләре уңаеннан тәбриклибез! Сәнгать тарихы юнәлешендә яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Олимпиада
Made on
Tilda