Яңалыклар

Тарихчылар янә сөендерде

Тарих фәненнән олимпиадаларда гимназия укучылары ел саен зур уңышлар яулый. Быел да олимпиадаларның муниципаль этабында без Россия тарихын иң яхшы белүчеләр арасында.

Ренат Харисов (7 сыйныф укучысы, 8 нче сыйныфлар арасында көч сынашты) — призер
Илдар Миргаязов (10 сыйныф укучысы) — призер
Элина Шәяхмәтова (11 сыйныф укучысы) — призер
Әнвәр Агумов (11 сыйныф укучысы) — призер

Зилия Мансурова (9 сыйныф укучысы)— җиңүче
Газиз Мансуров (10 сыйныф укучысы)— җиңүче
Рафаэль Рафиков (11 сыйныф укучысы)— җиңүче

Әлеге суперкоманданы Марат Илсур улы Гыйлметдинов әзерләде.  Олимпиаданың төбәк этабында зур уңышлар телибез сезгә, укучылар!
Made on
Tilda