Яңалыклар

Студентларыбыз гимназиягә кайтты

31 гыйнвар көнне гимназиядә Студентлар очрашуы булып узды.

Матур бәйрәмне быел яңа традицияләр белән баеттык. Студентларыбыз укучылар өчен файдалы мастер- класслар үткәрде. Зур әзерлек белән кайткан, ярдәм иткән студетларыбызга аерым рәхмәт!

Бераз соңрак студентлар белән укучылар командалары арасында волейбол ярышы да узды. Нәтиҗәдә мәктәбебезнең җыелма командасы студент егет-кызлардан көчлерәк булып калды.

Ахырда студентлар, укучылар һәм укытучылар бергә актлар залында матур күңелле кичә оештырдылар, хатирәләрне уртаклашып, гимназиядә үткән якты көннәрне искә алдылар.

Әлеге көнне ямьләндергән барлык укытучыларыбызга, укучыларыбызга һәм, әлбәттә, студентларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Вакыйга
Made on
Tilda