Яңалыклар

Татар теленнән олимпиадада шаккаткыч уңышлар

Олимпиада
Дүшәмбе көн— уңышлар белән мактаныр көн. Бүген Казанда татар теленнән республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗәләр ясалды. Безнең 9 урын бар!

Лиана Шакирова — җиңүче;
Нурзилә Минһаҗева
Рәмилә Гәрәева
Алинә Зарипова
Аделя Усманова
Нәфисә Вәлиева
Алисә Фәрдиева
Сирин Имамов
Эльза Исаева — призерлар.

Әлеге супер команданы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы әзерләде. Афәрин, укучылар! Алга таба да сезгә зур уңышлар телибез.
Made on
Tilda