Яңалыклар

Гимназия укучылары хокук фәненнән олимпиада призерлары

III чирекнең уңышларга бай икенче атнасын янә бер сөенечле хәбәр белән тәмамлыйбыз.

Бүген Казан шәһәрендә хокук фәненнән бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды. Гимназия-интернатның Миләүшә Мәгъсүм кызы җитәкчелегендә әзерләнгән укучылары бик күркәм нәтиҗәләргә иреште:

Раил Ибраһимов, 10 сыйныф — призер;
Булат Гарипов, 9 сыйныф — призер.

Афәрин, укучылар! Гимназияне сөендергән өчен зур рәхмәт сезгә!
Олимпиада
Made on
Tilda