Яңалыклар

"Җәдид-фест"та гимназия остаханәләре эшләде

14 декабрьдә гимназия укытучылары һәм тәрбиячеләренең иң кызыклы остаханәләрен Казанда, JADIDFEST фестивалендә тамаша иттеләр.

Гүзәл Хөснетдинова фестивальгә килгән балаларга фетрдан татар курчагы тегәргә өйрәтте. Һәр бала үз уенчыгын ясады һәм шат күңел белән кайтып китте. Тарих укытучысы Марат Гыйлметдиновның ноу-хау проектын — җанлы рольле уеннарны исә укучысы Ринат Вахитов тәкъдим итте. Тиз арада командалар булып тупланган тамашачылар Идел-Урал җирлегендә хуҗа булу өчен көрәште, ахыр чиктә «монгол дәүләте» җиңү яулады.

Остаханәләрнең иң кызыклы өлеше Кодинг мәктәбе иде. Гимназиядә эшли башлаган бу проектта төрле яшьтәге укытучыларны кызыклы һәм җиңел ысуллар белән программалаштырырга өйрәтәләр. Бу файдалы остаханәне информатика укытучысы-тәрбияче Ленар Хөсәенов оештырды.

Параллель рәвештә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган түгәрәк өстәл дә эшләде. Анда татар гимназияләрендәге музейларның җитәкчеләре, этнограф Дамир Исхаков белән берлектә, бу музейларның эш тәҗрибәсе һәм киләчәк перспективалары хакында сөйләште.

Айсылу Галим фотолары
Вакыйга
Made on
Tilda