Яңалыклар

Математика. Олимпиада көндәлегеннән

Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Математика фәненнән көчләрен сынаучылар яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 6 класс укучылары Солтанов Самат, Тимеров Ислам, Чекалин Гадел (укытучылары Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы), Вәлиев Вилдан, Саттаров Самат, 7 класстан Хөҗҗәтов Газиз, Гыйлаев Айнур (укытучылары Вәлиева Земфия Гыйлфан кызы) – призерлар исеменә лаек булдылар. 9 класс укучылары Газетдинов Айгиз I урын, Мухаметдинова Лиана III урын, 10 класстан Валиева Альбина I урын, Хайбиев Әмир III урын (укытучылары Фәрдиева Регина Равиль кызы) алуга ирештеләр. Укучыларны һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз!

Гимназиянең рәсми сайтыннан
Фотоның чыганагы: Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте
Made on
Tilda