Яңалыклар

Республика олимпиадасында беренче уңышлар

Олимпиада
Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы һәм республикакүләм олимпиадаларның йомгаклау этабы уңышлы башланып китте. 9-11 нче гыйнварда Татарстан һәм татар халкы тарихыннан олимпиадада 11 сыйныф укучысы Рафаэль Рафиков, 10 сыйныф укучысы Газиз Мансуров һәм 9 сыйныф укучысы Зилия Мансурова призер булдылар.

Укучыларыбызны һәм аларны дәрәҗәле бәйгегә әзерләгән укытучылары - Марат Илсур улы Гыйлметдиновны котлыйбыз!
Made on
Tilda