Яңалыклар

Без - Rybakov School Award иясе

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат зур җиңү яулады. Без Рыбаков хәйрия фонды үткәрә торган Rybakov School Award бәйгесендә җиңүче булдык.

Әлеге мәртәбәле бәйгенең фәлсәфә «Без» дип сөйләшүгә корылган. Кемнәр соң ул — Без? Гимназия-интернатта белем алучы балалар да, ояларыннан очып чыгып киткән укучыларыбыз да, әти-әниләр, укытучылар, дирекция, мәктәпне гамәлгә куючылар һәм безнең белән бер сулышта булган барлык кешеләр ул.

Димәк, Россиядә мәгарифне үстерү өлкәсендә төрле хәйрия проектларын гамәлгә ашыра торган Рыбаков фонды фикеренчә, Актаныш гимназиясе — шәхесләр үстерүче һәм җәмгыятькә хезмәт итүче оешма, ул үзе тирәсендә сәләтле һәм булдыклы кешеләрне туплый алган, чын казанышларга ирешкән.

Җиңүебезнең сөенечен Рыбаков фондының бүләге тагын да куәтли. Фонд гимназия-интернатта проектлар башкарыр өчен 500 мең сум акча күчерәчәк. Ел дәвамында башка җиңүчеләр белән тәҗрибә уртаклашу оештыралачак
Вакыйга
Made on
Tilda