Яңалыклар

Географиядән нәтиҗәләр: 5 җиңүче, 3 призер

Укучыларыбыз искиткеч нәтиҗәләр белән сөендерүләрен дәвам итә. Кичә, 18 ноябрьдә, «Бүләк» белем бирү үзәгендә география фәненнән бөтенроссия олимпиадасының район этабы уздырылды. География — үз эченә табигать һәм кешелек турында төрле фән юнәлешләренең тармакларын алган катлаулы фән. Әмма гимназиянең география укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллинның дәресләрендә ерак илләр дә якыная, авыр төшенчәләр дә җиңел үзләштерелә.

Рөстәм Уел улы әзерләгән укучыларның быелгы уңышлары да бик сөендерә:

Илназ Галиев (7 сыйныф) — җиңүче

Азат Илдарханов (8 сыйныф) — җиңүче

Нәфисә Вәлиева (9 сыйныф) — җиңүче

Булат Вахитов (10 сыйныф) — җиңүче

Эльдар Рәхмәтуллин (11 сыйныф) — җиңүче

Альфред Габдрахманов (8 сыйныф) — III урын

Булат Гарипов (9 сыйныф) — III урын

Данил Гыйзетдинов (10 сыйныф) — призер

Укучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз. Хәзер исә бар көчләрне туплап, олимпиаданың төбәк этабына әзерләнергә кирәк. Гыйнварда узачак сынауда зур уңышлар телибез!
Made on
Tilda