Яңалыклар

Татар егете — 2020

Вакыйга
Егетләр, үзегезне күрсәтергә вакыт! Гимназиянең «Татар егете — 2020» бәйгесендә катнашыгыз!

Бәйге «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» девизы астында үткәрелә.
Бәйгедә катнашучылар түбәндәге шартларны үтәргә тиеш:
1. «Мин бәйгегә ничек әзерләнәм?» дигән темага влог төшерү;
2. Визитка әзерләү (үзең белән оригиналь итеп татар телендә таныштыру, 3 минуттан артмаска тиеш);
3. Театральләштерелгән тамаша әзерләү (татар әдәбиятындагы драма әсәрләреннән яки татарча спектакльләрдән 3 минутлык өзек сәхнәләштерү. Класстан тәкъдим ителгән конкурсант төп рольдә булырга тиеш, өзектә сыйныфташ укучылар да катнашу хуплана)
4. Күмәк татар биюе әзерләү (җаваплы сыйныф тарафыннан оештырыла)
5. Әдәби викторинага әзерләнү (бәйге барышында оештырылачак). Викторинага ТАССР төзелүгә — 100 ел, Актаныш районына — 310 ел, Бөек Җиңүгә — 75 ел булу уңаеннан уздырыла.
6. Егетләрнең физик әзерлекләрен сынау (отжимание ясау, подтягивание; конкурс көненә кадәр спорт залында оештырыла).

Бәйгедә катнашучы егетләрнең милли татар киеменнән булулары шарт.

Үткәрү вакыты: 20 февраль, 2020 ел. 15.00 сәг.
Үткәрү урыны: «Яшьлек» милли-мәдәни үзәге
Made on
Tilda