Яңалыклар

Инглиз теленнән зур уңышлар


Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланып китте. 15-16 ноябрьдә гимназиянең инглиз телен камил белергә омтылучы укучылары инглиз теленнән олимпиаданың язма һәм телдән турларында катнашып,зур уңышларга иреште.

5-6 сыйныфлар арасында Лиана Шакирова, Нурзия Минһаҗева, Эльвина Мөхәммәтдинова, Рәмилә Әмирханова, Алия Ибраһимова һәм Гадел Чекалин призер булдылар.

8 сыйныф укучысы Алсу Әсәдуллина олимпиаданың җиңүчесе дип табылды.

9-11 сыйныфлар арасында Альбина һәм Алинә Вәлиевалар (10А сыйныфы) призерлар, ә Нәфисә Вәлиева (9 сыйныф) җиңүче исеменә лаек булдылар.

Бу тырыш укучыларны Сания Гыймранова, Ләйсән Әюпова һәм Гөлгенә Саттарова әзерләде. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбызга республика олимпиадасында да зур уңышлар теләп калабыз!.


Made on
Tilda