Яңалыклар

Гимназия сайты җиңү яулады

Казанда X Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте. Идел буе спорт, физик тәрбия һәм спорт академиясенең концерт залында 1000гә якын кеше, шул исәптән татар язучылары һәм шагыйрьләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында уздырылган тантанага бәйгенең барлык финалистлары чакырулы иде.



«Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат сайты (http://tbsh.org) I урынга лаек дип табылды.



Бу җиңү - гимназия-интернат коллективының уртак казанышы. Tbsh.org (Tatar Boarding School) сайты Tilda платформасында 2019 елның февралендә ясалды һәм беренче тапкыр EduRussia мәгариф форумында тәкъдим ителде. Сайт гимназиянең рәсми сайты түгел, ул күбрәк презентация һәм эшчәнлек белән гомуми таныштыру функциясен башкара. Сайтны ясауда Айдар Шәйхин, Ленар Хөсәенов, Ринат Вахитов катнашты. Үз юнәлеше өчен җаваплы директор урынбасарлары һәм блог авторлары булган укытучыларга, сайт проектын хуплаган һәм ярдәм иткән Рузилә Илдар кызы шулай ук бу эшкә зур өлеш керттеләр.



«Белем җәүһәрләре» бәйгесендә шулай ук тарих укытучысы Марат Гыйлметдинов җитәкләгән «Хәтер — Гыйлем» сайты һәм Айдар Шәйхин җитәкләгән «Һарри Поттер татар телендә» һәм «Гыйлем» паблигы бүләкләнде.

Made on
Tilda