Яңалыклар

Әтиләр ярышты

Һәр елдагыча гимназиядә әтиләр белән берлектә оештырыла торган спорт уеннары башланып китте. Бүген кич гимназия укучыларының әтиләре волейбол уенына җыйналды. 4 командага тупланган әтиләр һәм абыйлар арасында 6а классы (класс җитәкчеләре Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы) аеруча активлык күрсәтеп, үзләре бер команда тәшкил итте. Барлык командалар да зур осталык белән, матур уен күрсәттеләр. Уеннар тәмамлангач, җиңүче командаларга һәм иң оста уйнаучы әтиләргә грамоталар тапшырылды һәм чәй табыны янында күңелле әңгәмәләр корылды.

Гимназиянең матбугат хезмәте
Made on
Tilda