Яңалыклар

Кешеләрне ничек тыңлатырга һәм нәрсә ул эмоциональ интеллект

Гимназиядә «милләт хадимнәре», ягъни төрле өлкәләрдә уңышка ирешүче, актив татар шәхесләренең яңа буыны белән очрашулар дәвам итә. Чираттагы шундый җанлы аралашу кичә ораторлык остасы, soft skills өлкәсендә белгеч Айнур Әхмәтов белән оештырылды. Көндезге якта Айнур әфәнде кешеләрне җәлеп итәрлек һәм максатыңа ирешә алырлык итеп чыгыш ясау турында мастер-класс күрсәтте. Аралашу кичен кампуста да дәвам итте. Укучылар эмоциональ интеллект һәм төрле ситуацияләрдән чыгу юллары турында файдалы мәгълүмат ишеттеләр, сорауларына җаваплар таптылар.


Гимназиянең матбугат хезмәте
Made on
Tilda