Яңалыклар

Хакимнәр турында хикәятләр

23 декабрьдә Гуманитар гимназия-интернат Уильям Шекспир әсәрләре нигезендә иҗат ителгән театраль эскиз тәкъдим итә.

«Хакимнәр турында хикәятләр»
дип исемләнгән проектның нигезендә Шекспирның 4 пьесасы ята. Аларның икесе «тарихи циклга» карый: «Ричард II» һәм «Ричард III». Шулай ук бөтен дөнья яттан белә торган өзекләргә бай «Макбет» һәм «Юлий Цезарь» да кулланыла. Шулай итеп, эскиз 4 өлештән тора. Әлеге пьесаларның өчесе татар телендә беренче тапкыр куела. «Ричард III» исә беренче тапкыр Камал театры тарафыннан сәхнәләштерелгән иде.

Проект — «Сәйярә» проект төркеменә берләшкән укытучылар һәм укучыларның уртак хезмәте. Рольләрне Лейля Шакирова, Рустам Файзуллин, Раил Ибраһимов, Лиана Мухаметдинова, Булат Хакимов, Булат Гарипов, Ralif Gizdatullin, Ленар Хусаинов, Айдар Шайхин башкара. Текстның тәрҗемәчесе - Айдар Шайхин. Рәссам - Гульяр Шаем. Режиссер - Ленар Хусаинов.
Вакыйга
Made on
Tilda