Яңалыклар

Сәнгать тарихын белүчеләр бүләкләнде

Актаныш мәдәният сараенда дөнья нәфис сәнгате буенча олимпиаданың муниципаль этабына йомгаклар ясалды. Гимназиянең Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина җитәкчелегендә әзерләнгән укучылары олимпиадада уңыш казандылар:

Лиана Мөхәммәтдинова — җиңүче
Алинә Усманова — призер
Рания Юнысова — призер
Алисә Фәрдиева — призер
Алсу Шәйхразыева — призер

Дөнья нәфис сәнгате (МХК) — сәнгать тарихының барлык этапларын үз эченә алган гаять эчтәлекле предмет. Бу олимпиадада җиңү яулар өчен белем генә җитми, зәвыклы һәм матурлыкны тоя, аңлый алучы шәхес булу да кирәк. Укучыларыбызның мондый сыйфатларның үсүенә сөенәбез. Республика олимпиадасында уңышлар телибез!
Made on
Tilda