Яңалыклар

Гимназиядә республикакүләм конференция үткәреләчәк

Вакыйга
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 1265/20 боерыгы нигезендә Гуманитар гимназия-интернатта укучылар өчен республикакүләм «Туган телем — галимнәр теле» фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Быелгы шартларда конференция тулысынча дистанцион тәртиптә үткәреләчәк. Эшләр 5 декабрьгә кадәр кабул ителә. Сайлап алынган катнашучыларның чыгышлары 11 декабрьдә Zoom платформасы аша тыңланачак. 

Конференциядә татар һәм төрки тел белеме, татар әдәбият белеме, лингвистика һәм көнчыгыш телләре, физика, информатика һәм математика, диннәр тарихы, социаль һәм фәлсәфи фәннәр, Татарстан һәм татар халкы тарихы , биология, химия, экология секцияләре эшли. 

Укытучылар өчен «Татарстан Республикасы мәктәпләрендә билингваль һәм полилингваль белем бирүнең актуаль сораулары» темасына түгәрәк өстәл үткәреләчәк.

Эшләр tbshorg@gmail.com почтасына кабул ителә. 

Өстәмә мәгълүмат өчен: tbsh.org/galimnar
Made on
Tilda